Анда 1999-2000 елгы үсмерләр һәм кызлар командалары көч сынаштылар. Барлыгы 8 команда, 60 укучы катнашты ярышта.
Үсмерләр арасында Биектау-Шомбыт мәктәпләре җыелма командасы беренче урынны яулады. Икенче урынны Котлы Бөкәш командасы алды. Өченче урында Балык бистәсе гимназиясе волейболчылары калды.
Кызлар арасында Котлы Бөкәш командасы иң көчле булуын күрсәтте. Күгәрчен, Биектау командалры икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.
Илмир Камалиев, Рафилә Хәсәнова (Котлы Бөкәш)—иң яхшы уенчылар, Рөстәм Сибгатуллин (Шомбыт), Миләүшә Әмирова (Күгәрчен) иң көчле һөҗүмчеләр булып танылдылар.
Ярышларны уздыруда шәхси эшмәкәр Р.Г. Гарипов матди ярдәм күрсәтте.
Илгиз Җамалиев.
Фото:http://old.jasqazaq.kz/page-volejbol-muzhchini-foto