Кадерле әниебез! Синең чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, гаилә бәхете телибез.
Бүген бездә бик зур бәйрәм,
Әниебезнең туган көне.
Дөньяга ямь өстәр өчен,
Бу дөньяга килгән көне.
60 яшең синең тулган,
Ышанмаслык моңа бер дә.
Син һаман да гел яшь сыман,
Әйтерсең 18 генә.
Әни безнең өчен булдың,
Киңәшче дә, терәк тә.
Әле һаман шулай бит син,
Булмый синсез ничек тә.
Аллаһыдан сорыйбыз без,
Бир син саулык, гомер дип.
Оныкларның үскәннәрен,
Шатланышып күрик дип.
Әйтер сүзең кыска булса да,
Мәгънәләре тирәндер.
Синең ризалыгың булса,
Тирән диңгез тездәндер.
Туган көнең синең, әни,
Котлы, мөбәрәк булсын!
Куанышып, шатланышып,
Яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Динар-Айгөл, Вилнур-Зәринә, оныкларың Айсылу, Адилә, Данияр. Бу теләкләргә әтиебез Илсур да кушыла.