Диспансерда ул санитарка булып эшләгән, лаеклы ялга да шушыннан чыккан.
Тыл хезмәтчәне Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә җыештыручы булып эшли. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә.
Хәйрикамал әби мәчеткә йөреп гарәп телен өйрәнә. Рәхәтләнеп гарәпчә яза, укый. Бүгенге көндә ул туган авылында улы Радик тәрбиясендә гомер кичерә