Коткару хезмәтенә иртәнге 8 ләрдә күпкатлы йортта яшәүчеләрдән хәбәр керә. Фатир хуҗасы ишек шакуларга җавап бирмәгән, кыңгырау төймәсенә басу ут чыгару куркынычы тудырган. Коткаручылар шуңа да ишекне җимереп кереп, газны сүндергән һәм ир-атны хастаханәгә озатканнар.