Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Без гашыйклар көнендә сораштыру үткәрдек

Кеше күңелендә иң татлы хисләрнең берсе - ул мәхәббәт. Ул көтеп алына, аның белән яналар, яшиләр. Тормыш мәхәббәт булганда гына бара. 14 февральне җир шарында мәхәббәт көне - гашыйклар көне дип билгеләп үтәләр. Бу көнне яраткан, сөйгән ярларга  чәчәкләр, конфетлар бүләк итәләр. Безнең илдә бу көнне 90 елларда гына бәйрәм итә башладылар. Бәйрәм көннәрендә Балык бистәлеләрнең аңа карата фикерләрен белергә теләдем.

Айрат, 55 яшь:

-14 февраль көнне минем тормыш иптәшем дөньяга килгән. Яраткан ире буларак мин аңа бу көнне чәчәк бәйләмнәре бүләк итәм. Без бергә утыз елдан артык гомер итәбез. Тормышыбызның көйле, яхшы баруына сөенеп туя алмыйм.

Фирдания, 45 яшь:

-Дөресен генә әйткәндә, безнең бу көн эштә уза. Күптән түгел без егерме ел бергә яшәвебезне билгеләп үттек. Бөтен авырлыкларны бергә үткәрдек. Тормыш иптәшемнән башка мондый уңышларга ирешә алмаган булыр идем. Без бәхетле булганга күрә, балаларыбыз да бәхетле.

Люзия, 30 яшь.

-Гашыйклар көне менә дигән бәйрәм. Минем яраткан тормыш иптәшем, өч балам  бар. Мин алар белән горурланам. Узган ел ул миңа йөрәк төшерелгән бокаллар бүләк итте. Бу елда романтикалы кичке аш әзерләргә уйлыйм.

Оксана, 45 яшь:

-Без мәктәп елларында ук бу бәйрәмне билгеләп үтә идек. Минем яңакка йөрәк рәсеме ясаганнары исемдә калган. Улым бүләк итү өчен открыткалар алып бирүне сорый башлады. Бу көн бер-береңә “яратам” сүзен әйтергә бер сәбәп.

Людмила, 40 яшь:

-Узган ел тормыш иптәшемә йөрәк формасындагы бәллүр тәлинкә бүләк иттем. Ул аны күз алдында торсын өчен, ефәк җепкә бәйләп элеп куйды. Кул белән кагылуга әйләнә башлый. Безнең кәефне белгән кебек, күңелле көннәрдә, безгә ал ягы белән борыла, күңелсезләнеп йөргәндә икенче ягына әйләнә. Бервакыт җебе өзелеп идәнгә төшеп китте, ләкин ватылмады. “Чын күңелдән бүләк иткәнсең, ватылмады бит, безнең мәхәббәтне җимерә алмаслар”,-диде тормыш иптәшем шатланып.

Алексей, 22 яшь:

  • Һәр елны бу көнне миңа бүләк бирәләр. Шуларның берсе бик үзенчәлекле  булды. Бер кыз “сине ни өчен яратуыма 101 сәбәп” дип язылган йөрәк формасындагы тартмачык бүләк итте. Ә эчендә тасмалар белән бәйләнгән 101 кәгазь. Һәрберсен ачып укыган саен йөрәгем еш-еш тибә иде. Язылган һәр сүзендә аның чын хисләрен тойдым. Бу бүләк минем өчен бик кадерле. Үзем кызларга ак һәм кызыл розалар бүләк итәм.

Редакциядән: Сораштырулардан күренгәнчә, бу бәйрәмне белмәүчеләр һәм белергә теләмәүчеләр дә бар. Шулай булса да күбесе романтиклар булып чыкты. Узган 2014 елда бу көнне өч пар никахларын рәсмиләштергән булса, быел бер генә пар гариза биргән.

 

http://www.allmoldova.com/catering/pizzerias/pizza-mania/news/12490752…

 
 

 

Таңсылу Минһаҗева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus