Иртәгә Лениногорскида кар явуы көтелә
Татарстан синопткилары фаразларына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда кар явуы, буран булуы көтелә. Юлларда – бозлавык.
Төнлә Татарстан буенча температура 5-10 градус тәшкил итә, аязганда – 14 градуска кадәр салкын. Көндез 2-7 градус салкын булачак.
Лениногорскида 15 февральдә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы ихтимал. Температура көндез -7 -5, төнлә -8 -11 градус булачак.