БДИны алдан тапшыру этабы башлана
Бүген Россия күләмендә беренче тапкыр XI сыйныф укучылары география һәм рус теленнән билгеләгән вакыттан алда БДИ тапшыра, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы. Ә Татарстан буенча, шул исәптән безнең районда да, алдан имтиханнар бирергә теләп гариза бирүчеләр юк. Республикада БДИны вакытыннан алда тапшыру 23 марттан башлана.