Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй пенсионерлары актив (фотолар)

Зәйдә 2014 елда пенсионерлар саны, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, 1,9% процентка (ягъни 304 кешегә) артты, дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Зәй идарщсе Ринат Рәхмәтуллин хисап җыелышында.

Бүгенге көндә Зәй районында 15607 пенсионер исәпләнә, шуларның 12956сы - картлык буенча пенсия алучылар. Үткән ел пенсия фонды бюджетына иминият кертемнәреннән җыелган сумма 715 миллионны тәшкил иткән, ә мәҗбүри медицина иминиятенә 148 миллион сум кергән. Бу планда каралганның 100 процентын тәшкил итә. Гомумән, соңгы 5 елда иминият кертемнәрен җыю күләме ике мәртәбә диярлек арту күзәтелә, ди Ринат Кщлимуллин. Ул шулай ук пенсия фондына бурычлылар белән эшләү буенча да хезмәткәрләрнең нәтиҗәле  эшчәнлеген ассызыклады. Электрон сервис аша күрсәтелүче хезмәтләрнең активлаша баруы билгеләнде.

Хисап җыелышында катнашкан район пенсионерлар берлеге рәисе Мария Боровинских пенсия идарщсе белән тыгыз элемтәдә торуларын әйтте, алар кул эшләреннән күргәзмә әзерләп тә киңәшмәдә катнашучыларны таң калдырды.  Пенсионерлар берлеге әгъзалары район-шәһәрдә үтүче чараларда актив булулары белән дә игътибарга лаек. Шуңа да алар үткән ел Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмалары арасында өченче урынны алуга ирешкән. Агымдагы  елда Татарстанда парклар һәм  скверлар елы уңаеннан өлкән яшьтәгеләр арасында балконнарны, өй яны клумбаларын яшелләндерүгә үз өлешләрен кертеп үзара бәйге үткәрергә теләк белдерүләре белән дә уртаклашты Боровинских.

Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов пенсионерларның актив яшәве яшьләргә үрнәк, диде, алга таба да район-шәһәрдә кешеләргә теләгән шөгыльләре белән мавыгу өчен уңай шартлар тудырылуның тукталмаячагын белдерде.

- Без район бюджетын кабул иттек. Ул 1 миллиард 100 миллион сумны тәшкил итә һәм нигездә социаль юнәлешкә корыла. Мәсәлән, күпләрнең яраткан урынына әйләнгән Ринат Фәрдиев исемендәге паркны төзекләндерү эшен без быел дәвам итәчәкбез. Аның өченче өлешен булдыруга республикадан 14 миллион сум акчабүленде. Һәм ул шул ук вакытта хезмәт хакын “конвертта бирүче” оешма-предприятиеләргә карата җитди чаралар күреләчәген, кешеләрне киләчәк пенсиядән мәхрүм итүчеләргә урын юклыгын ассызыклады. Бу төрле дәрәҗәдә финансланучы программаларга керүгә дә тәэсир итәчәк.

Зәй пенсия фонды бүлеге эшчәнлеген Россия Пенсия фондының бүлегенең Татарстан буенча бүлек башлыгы урынбасары Гүзәлия Хәкимҗанова исә югары бәяләде, биредә үз эшен яхшы белүче, хезмәткәрләр эшләвен ассызыклады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus