Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлфия Дәүләтшина пенсия фондының район идарәсендә үткән җыелышында үз эшчәнлекләрен төрле яклап бәяләде

Пенсия һәм ана капиталы рәвешендә үткән елда район халкына 778 миллион сумнан артык акча түләнгән. Соңгы биш елда пенсионерлар саны 11 кешегә артып, хәзер пенсия һәм социаль ярдәм чараларын 6442 әлкиле алып тора.

 Пенсия фондының район идарәсендә үткән җыелышта аның җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина үз эшчәнлекләрен төрле яклап бәяләде. Аның әйтүенчә, федераль закон тарафыннан йөкләнгән барлык бурычлар да тулысынча үтәлгән. Фонд бюджетын район оешмалары иминият кертемнәре түләп 134,7 миллион сумга тулыландырганнар. Картлык буенча түләнә торган пенсияләр  8,3 процентка артып, уртача 9085 сумга җиткән.


Инде мәгълүм булганча, 1 гыйнвардан илдә пенсия тәэминаты турында яңа закончалык гамәлгә керде. Ул эшләп китсен өчен әзерлек чаралары күрелгән. Шулай ук кешеләргә кайда яшәүләренә карамастан пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә тудырылган.


–Февральдән башлап яңа программа комплексында пенсияләрне яңача  индексацияләдек. Бөек Ватан сугышында җиңүнең  олы юбилее елында сугышта катнашкан өлкәннәрне пенсияләр белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, "Ветеран" базасын үзвакытында яңартып тору кебек чараларны тормышка ашырасыбыз бар,–диде Әлфия Дәүләтшина.


Ул шулай ук Пенсия фонды һәм мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетларын тулыландыру, иминият кертемнәре буенча бурычларны үтәтү кебек мөһим мәсьәләләргә дә тукталды.


Идарә җыелышында ел буе тыгыз элемтәдә эшләгән учреждениеләр вәкилләре дә катнашты. Әйтик, өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина пенсия иминияте кертемнәре буенча 422 үтәтү кәгазе буенча 7,5 миллион сумнан артык бурычны түләтү өстендә ничек эшләүләрен тасвирлап үтте. ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина тантаналы шартларда бергәләп ана капиталына сертификат тапшырулары, ә Пенсионерлар Союзының район  оешмасын  җитәкләүче Рәйсә Хәбибуллина өлкәннәрне компьютер грамотасына өйрәтүләре турында сөйләделәр. Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, бала тудыру бүлегендә дөньяга килгән сабыйларга бергәләп туу турында таныклык тапшыру матур традициягә әйләнгән. Ә социаль хезмәтләр җыемын рәсмиләштерү буенча уртак эш алып бару халыкны дарулар  белән  бушлай  тәэмин итүне җайга салырга мөмкинлек бирә.


Пенсия фондының район идарәсе эшчәнлегенә республика Пенсия фонды бүлекчәсенең инвестицияләр кертү процессын оештыру һәм исәпкә алу бүлеге начальнигы Вадим Селин югары бәя куйды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җыелышта катнашучыларга төбәгебезнең быелгы үсеш планы турында сөйләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus