Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәтлеләр бүген “Хәтер” мәйданына җыелды

1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга. Быел әлеге вакыйгага 26 ел тула. Әлмәттә аңа багышланган митинг бүген уздырылды.

1979 елның 25 декабреннән алып илне калдырып чыкканчыга кадәр биредә илебезнең 620 мең кешесе хәрби хезмәт уза. Бу сан арасында әлмәтлеләр дә бар. Безнең районнан 495 кеше әфган җирендә интернациональ бурычын үти. Сугыш булган җирдә югалтулар, кайгы-хәсрәт була. Әфган сугышы илнең 14427 гаиләсенә кара кайгы алып килә – шуның кадәр солдат туган җиренә  кара табутларда гына кайта. Әлмәт тә асыл егетләрен югалтты.

Һәр елны 15 февральдә без аларны Хәтер мәйданына җыелып искә алабыз. Быел да митингка, әфган сугышында вакытсыз гомерләре өзелгән асыл егетләребезне искә алырга төрле кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, шәһәр җәмәгатьчелеге, әти-әниләр, студентлар, укучылар җыелды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Ришат Сабиров алар алдында чыгыш ясап, мондый сугышлар булмасын иде дигән теләкләрен җиткерделәр.  

Гомерләре әнә шулай иртә өзелгән якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Митингтан соң физик культура көллиятендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 26 еллыгына багышлап  спорт ярышлары узды. “Хәтер” клубында улларын югалткан әти-әниләр район җитәкчелеге белән очрашты, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus