Котлы Бөкәш юлындагы авариядә безнең райондашыбызның гомере өзелгән
Котлы Бөкәш юлындагы авария ике кешенең гомерен өзде
Бүген, 11.00 сәгать тирәсендә Балык бистәсе –Котлы Бөкәш автомобиль юлының 13 чакырымында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды. “Приора” автомобилен йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыгып “Лада-Калина” автомобиле белән бәрелешә. “Калина” шоферы һәм “Приора” пассажиры авария урыныда ук һәлак булалар. “Приора” шоферы тән җәрәхәтләре ала.
Илгиз Җамалиев.