Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мансур Ганиевның тормыш юлында булган кызыклы хәлләр

 www.picstopin.com

«Русча укып, шуны аңламыйсың»


Казанда әтиемнең энесе – Нургазиз абый гомер кичерде. Бик дини, татар җанлы, гомумән, үзенчәлекле, җор күңелле, тапкыр кеше иде. 1960 елда булды бу хәл.
Нургазиз абыйдан әти исеменә телеграмма килеп төшә. Укып мәгънәсен аңларга мине мәктәптән кайтканымны көткәннәр, үзләре генә аңламаганнар. Белгән-күргәннәрдән дә укытып караганнар. Миннән дә булмады.


–Русча укыйсың бит, ыштан туздырып йөрисең,–дип ачуланды әти.


Нургазиз абыйның 18 яшьлек кызы кияүгә китә икән. Телеграмманы, туйга чакырып, ярым татарча язарга уйлаган. Янәсе, хәрефләр бит русча, барыбер барып җитәр. "Приезжайте 28 шаригать никах",–дип язган.


Район үзәгеннән моны телефон аша гына Иске Матактагы почтага җибәргәннәр, алай тиз килеп җитә бит. Иске Матак почтасында телеграмманы телефоннан кабул итеп, почта ташучыга биргәннәр.


Язылган болай: "Абдул Салман Ганиеву Корбану приезжайте 28 шарага нахал".

 

Менә сиңа «ватык телефон»


Мәктәптә укулар беткәч, җәйге каникулда Алмазны әти-әниләре Чувашстандагы Козловка шәһәреннән Яңа Үргәгарга әби-бабаларына китереп калдыралар.
Бервакыт Алмаз чирләп китә, кечкенәдән үк башланган авыруы кузгала. Район үзәге табиблары ничек дәваларга кирәк икәнен ачыклар өчен баланың медицина карточкасын тиз генә китереп җиткерергә дигән бурыч куялар. Алмазның бабасы  Нәбиулла агай кызы белән кияүгә телеграмма җибәрә (телефоннар әле юк): "Алмаз заболел срочно привезите мед карточку".


Козловкадагы кияү белән кызга мондый телеграмма килеп ирешә: "Алмаз заболел срочно привезите мёд картошку".


Эштән ашыгыч рөхсәт алып, ирле-хатынлы 3 литрлы банка белән бал сатып алып авылга кайтып төшәләр. Кызлары бусагадан ук аптыравын белдерә: бәрәңге бит үзегездә ярты баз, ә безнеке күптән бетте,–ди.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus