Зәйдә “Ягез әле, егетләр!” бәйгесенең җиңүчеләре билгеләнә
Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап, “Ягез әле, егетләр!” хәрби-спорт ярышларының финал өлеше үтә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән сайлап алынган 6 команда көч сынаша. Алар - Югары Мәлем, Кадер, Сәвәләй, Бохарай , 3 һәм 6нчы мәктәпләр командалары.