Резидә Вәлиева - Зәйнең иң яхшы сыйныф җитәкчесе
Зәйдә “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. 8 педагог арасыннан зона этабына 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Вәлиева сайлап алынды. Ул 5-6 мартта Зәйдә узачак зона ярышларында район данын яклаячак.