“Федот” спорт комплексы директоры читкә чыгып китмәүгә кул куйдырылып, сак астыннан җибәрелгән
Кичә Зәй шәһәр суды “Федот” спорт комплексы генераль директоры С. Константиновка карата читкә чыгып китмәүне гарантияләүче документка кул куйдырып, сак астыннан җибәрүне рөхсәт итү турында ( под подписку о невыезде) карар чыгарды. Ә тикшерүче аның сак астында калдырылуын сорады. Мәгълүм булганча, 6 февральдә Федот тавында кар чанасына тактырылган бананда йөргәндә электр баганасына бәрелеп үлгән 19 яшьлек кыз белән бәйле кузгатылган җинаять эше буенча спорт комплексы җитәкчесе кулга алынган иде. Ул комплекста куркынычсызлык таләпләре үтәлмәгән хезмәтләр күрсәтелүгә рөхсәт бирүдә шикләнелә. Тикшерүче Тәслия Хәсәншина белдерүенчә, судтан Константиновны сак астында калдыруны сорауга билгеле сәбәпләр булган, ул тикшерүче билгеләгән вакытка сорау алуларга килмәү белән бәйле. Константиновның адвокаты китергән дәлилләрдән соң суд аны, читкә чыгып китмәүгә кул куйдырып, сак астыннан җибәрү карарын кабул итте. Тәслия Хәсәншина алга таба, бананны тагып йөрүче Е. Мамоновка карата да, Константинов буенча да җитди тикшерү эшләре дәвам ителәчәген белдерде.