Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вирус йөри – сакланыйк!

Үзәк матбугат чараларыннан мәгълүм булганча, Россиянең берничә төбәгендә грипп эпидемия бусагасын үткән. Бу 17 субъектта һәм 8 шәһәрдә күзәтелә. Алар арасында безнең республикага чиктәш Киров өлкәсе дә бар. Салкын тидереп авыручылар күп булу сәбәпле, Россиядә 220 мәктәп һәм 50дән артык балалар бакчасы карантинга ябылган. Безнең районда хәлне санитар табиблар бик кискен дип бәяләми, грипп диагнозы куелу очрагы әлегә юк. Соңгы атнада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручы 178 кеше теркәлгән, бу, аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 54 кешегә күбрәк. Авыручыларның 62се - мәктәп укучысы, 44е - балалар бакчасында тәрбияләнүче. Салкын тидерүчеләр санының арта баруын күздә тотып, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе төбәк бүлеге башлыгы урынбасары Икълимә Стефанова чыгышын тәкъдим итәбез.

- Ел саен кискен респиратор вируслы инфекция һәм грипп белән авыручылар ил күләмендә күпләп теркәлә. 2014 елда безнең районда тын юллары кискен инфекциясе авыруларының 5707 очрагы теркәлде. Бу барлык теркәлгән авыруларның 80 процентын тәшкил итә. 17 яшькәчә балалар арасында авыру очраклары 3900 белән исәпләнә. 2013 ел белән чагыштырганда, ОРВИ диагнозы куелучылар үткән ел 1,3 тапкырга арткан. Соңгы елларда грипп диагнозы куелучылар булмаса да, ил күләмендә әлеге вирус таралганда аеруча профилактик чараларны күрү кирәк. Гриппның тиз таралу куркынычы зур булганга күрә, авырган кеше әйләнә-тирәдәгеләрне зарарлый. Шуңа да аны таратмауга игътибарлы булу мөһим. Грипп вирусы турыдан-туры төшкән кояш нурлары, бактерицид нурланыш,  дезинфекцияләү чаралары аша юкка чыгарыла, 70 градустан да югары температураны күтәрә алмый.

Ә авыру ничек барлыкка килә соң? Грипп вирусы борын эчен, тамакны, бронхларны зарарлый һәм шунда ук үрчи. Гриппның инкубацион чоры - 12 сәгатьтән 7 көнгә кадәр. Авыру кинәт башлана, тән калтырый, баш авырта, мускулларда, буыннарда авырту сизелә, тән температурасы 39-40 градуска җитә һәм, дәвалану курслары үтүгә карамастан, берничә көн югары килеш саклана. Гриппны аеруча хроник авырулы кешеләр авыр кичерә, чөнки ул организмның саклану көчен киметә, нәтиҗәдә тын юллары, нерв системасы, йөрәк, бөер һәм башка органнарны зарарлый.  Гриппның хәтта үлемгә китерү очраклары булганга күрә, профилактик чараларга үтә игътибарлы булу мөһим. Шуңа да организмны чыныктыру кирәк. Спорт, гимнастика, су процедуралары белән даими шөгыльләнүче балалар да, өлкән кешеләр дә салкын тидерүгә һәм грипп  вирусына каршы тора ала, алар азрак авырый. Санитар-гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәләрне еш җилләтү авыруны булдырмауның мөһим бер өлеше булып тора. Ә инде гриппның беренче билгеләре күренүгә, мәктәп, эш урыннарына барудан чикләнү кирәк. Грипп булганда авыруның поликлиникага баруы да рөхсәт ителми, табибны өйгә чакырту мөһим, чөнки башкаларны зарарлау ихтималы зур. Дөрес туклану, витаминлы ризыкларга өстенлек бирү дә зур роль уйный. Инфекцияле кешене өй шартларында дәвалаганда аерым бүлмәдә тоту - беренче шарт. Авыру яткан бүлмәне дезинфекцияләү катнашмалары белән юешләп сөртеп тору, җилләтү  кирәк. Өйдәге башка кешеләргә йокмасын өчен авыруны аерым савыттан ашату, аннан соң кайнарлап юу профилактик чараларның берсе булып тора. Гриппны вируска каршы препаратлар җиңә, авыру кешегә еш су, сыеклык эчертергә кирәк. Грипптан курыкмаска, ә аны йоктырмау чараларын күрергә, ә авырган очракта, ялкынсынулар булмасын өчен, тиешле дәвалау чараларын кулланып җиңәргә киңәш итәм.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus