ВИЧ моннан ары анадан балага күчмәячәк
Республика СПИД-үзәге табиблары әнә шулай дип белдерде. Бу дәвалауның югары технологияле алымнарын куллану исәбенә мөмкин булган.
ВИЧ-инфекция йөртүче ханымнар йөклелекнең бөтен чоры дәвамында кирәкле даруларны бушлай алачаклар. Узган ел республикада ВИЧ статуслы 500 хатын бала тапкан. Аларның барысы диярлек сәламәт бала табуга ирешкән. Бу – табибларның зур казанышы.