Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җир биләүчеләр быел яшелчә игүгә тартыла

Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хәзер берәү дә тегене эшлә, болай ит дип өстән күрсәтмә биреп борчымый. Нәрсә эшлисен һәркем үзе  хәл итә.
Соңгы елларда Европа илләре тарафыннан илебезгә  күп төрле чикләүләр кертелә башлагач,  авыл хуҗалыгы предприятиеләре җиңел   сулыш  алгандай булдылар. Чөнки, азык-төлек базарында  үз товарыбызга сорау арта башлады. Күпләр үзләре җитештергән ит,сөт продуктларын отышлы бәядән алучыларын тапты. Сәүдә нокталарында  да үз җирлегебездә җитештерелгән товарга өстенлек бирелүе  сөендерә. Сатып алучыларны да хәзер ялтыравыклы матур тартмалы товарлар белән алдап булмый. Ерак диңгез артларыннан  кертелгән тавык ботлары, Бразилиянең ит түшкәләре, казылыкларга игътибар да бирмиләр. Кыскача итеп әйткәндә, “Татарстанныкын алыгыз”,–дип искәртеп торуның кирәге дә калмады. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да хәзер күбрәк үзебезнекен сайлый. Үзебезнеке куркынычсыз, экологик яктан чиста булуы һәркемгә мәгълүм. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә сәүдә нокталарындагы хәлләр белән даими рәвештә кызыксынып  яшиләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре быел авылларда бәрәңге, яшелчә үстерергә теләүчеләрнең күп булачагын әйттеләр. Шулай булмый ни, азык-төлек базарында хәзер ашлыкка сорау кимеде. Күпләр хәзер көнбагыш, рапс, карабодай, кукуруз үстерүгә зур өстенлек бирәләр. Соңгы елларда күп хезмәт таләп итә дигән сылтау белән бәрәңгене үстерүне туктатучылар да аны кабат яңартырга исәп итәләр. Чыннан да, нигә әле районыбызда яшәүчеләр Египет, Белоруссиядә үстерелгән бәрәңге белән тукланырга тиешләр ди. Аннары сәүдә нокталарында да аларга бәяләр һаман күтәрелеп тора. Шуңа кайбер фермерларыбыз бәрәңге, кишер, шалкан, кызыл чөгендер, суганны үзебездә үстерергә планлаштырып дөрес эшлиләр. Бу максаттан инде кайберәүләр авыл җирләрендә күп еллардан бирле кулланышта булмаган бәрәңге, яшелчә саклагычларны барлый башлаганнар, яңаны җиткезергә план коручылар да бар икән. Хакимият тарафыннан үз эшләрен ачарга уйлаучыларны бездә хуплыйлар һәм тиешле ярдәм күрсәтәләр. Шуңа күрә нигә алынмаска ди?! Тәвәккәллек–ярты уңыш, дип тикмәгә әйтмиләр бит.
 
Идрис Аметов.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus