Ике ир-ат һәм ике айлык бала үлгән
Шәхси мунчада 47 һәм 70 яшьлек ир-атларның гомерен сөрем газы өзә.
Бу бәхетсезлек Яшел Үзәндә була. Ашыгыч медицина ярдәме килгәндә алар үлгән була инде. Медицина хезмәткәрләре Васильево бистәсендәге ике айлык кызга да ярдәм итәргә өлгерми. Судмедэксперт үлем сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.