Президент Рөстәм Миңнеханов министрның бу тәкъдимен хуплады. Министр фикеренчә, балалар саны аз булган мәктәпләргә яшь белгечләркилми, укучылар арасында да көндәшлек юк, һөнәри белем бирү дә каралмаган. БДИ тапшырганда балалар саны аз булган мәктәпләр югары күрсәткечкә ирешә алмый икән. Бүген республикада 1403 урта мәктәп бар, аның 244 ендә балалар саны җитәрлек түгел.