“ТехноНИКОЛЬ” корпорациясенең Зәйдәге заводы 2014 елда 169947 тонна янмый торган төзелеш материаллары эшләп чыгарган. Бу планда каралганнан 5 процентка артык. Үсеш, предприятие җитәкчесе Андрей Мамонтов әйтүенчә, беренче җитештерү линиясендә 100 миллион сумлык модернизация үткәрү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Товар сатудан 4330734 мең сум керем алынган. Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча “Техно” заводы корпорация предприятиеләре арасында дөнья күләмендә иң алдынгы исәпләнә, чөнки биредә бер хезмәткәргә җитештерелгән продукция күләме 601 тонна тәшкил итә. Чагыштыру өчен, бер хезмәткәргә 500-550 тонна яхшы күрсәткеч санала. Хезмәт хакы да “Техно” да яхшы уртача - 40936 сум. Илдәге икътисади кризис белән бәйле рәвештә 2015 елда эш хакын күтәрү күздә тотылмый, әмма җитештерүне 175 мең тоннага арттыру исәплиләр.
- Технониколь корпорациясе төзелеш продукцияләре базарында 21 ел үзен күрсәтә. Ул 36 илдә билгеле. Компаниянең еллык товар әйләнеше 60 млрд. сумны тәшкил итә. Шуңа күрә, икътисади киеренкелек бераз тәэсир итсә дә, ул аягында нык басып торучы компания буларак, җитештерүне киметүгә юл куелмас, дип исәплим. Безнең завод исә алга таба да иң нәтиҗәле эшләүче предприятиеләрнең берсе булырга тиеш, - диде Андрей Мамонтов, үткән елга нәтиҗә ясау, агымдагысына планнарны бәян итү җыелышында, коллективка мөрәҗәгать итеп.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов шәһәрнең яшь, энергияле коллективы эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. Алга таба җитештерү белән беррәттән әйләнә-тирә мохитнең пычрануына каршы чараларга да игътибарлы булуның мөһимлегенә басым ясады. Алдагы елда политехник колледж базасында барлыкка киләчәк ресурс үзәгендә әзерләнәчәк белгечләрнең “Техно” заводы өчен дә кирәкле кадрлар булдыру урыны булачагын ассызыклады.
- Дөрес, “Техно” әлегә шәһәрнең иң күп яшь кешеләр эшләүче предприятиесе буларак билгеле. Әмма киләчәк турында алдан кайгырту кирәк, ресурс үзәгендә студентларга гамәли белемне бирүдә өлеш кертерсез дип ышанам. Район киләчәге бүген үсеп килүче буынны ничек әзерләвебезгә бәйле, -диде ул. Белемле киләчәк буын турында кайгырту завод хезмәткәрләрен тагын да җанландырып җибәрде. Район җитәкчесенә мәктәп укучыларының кече академиясен саклап калуы өчен рәхмәт белдерелде, бүгенге югары технологияләр заманында баланың мәктәптән тыш өстәмә белем алуы бик кирәк булуына басым ясалды.
Хезмәт елына нәтиҗә ясау үз һөнәренең осталарын тәбрикләү белән тәмамланды. Анда Андрей Мамонтов иң яхшылар дип табылган Татьяна Лукоянова, Динар Исламов, Сергей Кириллов, Ринат Хөснуллинга Мактау грамоталары тапшырды.