Пенсия кертемнәре 3 миллион сумга арткан
Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасы эшли башлаганнан бирле анда 1097 әлкиле катнашкан.
Программага кушылу вакыты озайтылудан файдаланып, былтыр 15 кеше гариза биргән. Дәүләт булачак пенсионерлар счетына 3,1 миллион сум акча өстәгән.