Сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләрнең спартакиадасы дәвам итә. Җомга көнне 14 дәвалау-профилактика учреждениесеннән килгән 28 кеше мәргәнлектә көч сынашты. Ату нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: беренче урынны ир-атлар арасында үзәк район шифаханәсенең табиб-инфекционисты Дамир Солтанов, хатын-кызлардан РЦК (кан үзәге) шәфкать туташы Зифа Галимова алды. Команда зачетында ЦРБ әйдәп бара.