Районның төрле мәктәпләреннән җыелган сигез укытучы беренче турларны уңышлы “кичкән” педагоглар иделәр. Катанашучыларның барысы да бүгенге көн өчен актуаль булган тема сайлап сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. Миңа калса аларның барысына да призлы урын бирерлек иде. Чөнки әле беренче мәртәбә генә күреп, танышкан төрле сыйныф укучылары белән алар бик тиз уртак тел таба белделәр. Күки, Зур Мәшләк, Рус Әшнәге мәктәпләре укытучылары Нәфыйга Исхакова, Валентина Вафина, Әнисә Минвалеева теманы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап сайлаганнар. Һәрбер конкурсантның дәресе тирән эчтәлекле, мавыктыргыч, кызыклы һәм күпләрне уйландырырга мәҗбүр итә торган иде. Ә менә Балык бистәсе икенче мәктәбеннән Светлана Әхмәтханова белән Рәсимә Хафизова, Югары Тегермәнлектән Дилә Мөбәрәкшина белән Ләйсән Габдуллина, Яңа Арыштан Әлфия Гильмуханова балалар күңеленә изгелек, мәрхәмәтлелек, дуслык темаларын сайлаганнар иде. Җәмгыятебездә хәзер әхләкый тәрбия онытылып барган бер вакытта темалар аеруча үзенчәлекле блып тоелды. Ачык дәресләрне Вера Малакаева белән методист Рузия Мөгыйнова җитәкчелегендәге бай тәҗрибәле укытучылар: Масловкадан Рәмзия Мингалиева белән Шомбыттан Рәзинә Фәйзуллина гадел бәяләргә омтылдылар. Нәтиҗәдә, “Ел сыйныф укытучысы” район конкурсының төп җиңүчесе булып Югары Тегермәнлектән Дилә Мөбәрәкшина танылды. Балык бистәсе икенче мәктәбе укытучысы Светлана Әхмәтханова белән Югары Тегермәнлектән Ләйсән Габдуллина икенче, өченче урыннарны бүлештеләр. Хәзер инде “Ел сыйныф укытучысы” исеменә ия булу ниятеннән, республика бәйгесендә катнашу хокукын алу өчен алар якын көннәрдә Спас районында үтә торган зона конкурсында катнашачаклар. Уңышлар телик педагогларыбызга!
Идрис Аметов .
Фото авторныкы.