Үткән җомгада Зәйнең “Федот” спорт комплексында кеше үлеме белән бәйле бәхетсез очрагы буенча тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Татарстан буенча Россия тикшерү комитетының Зәйдәге бүлеге аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче, юстиция лейтенанты Тәслия Хәсәншина белдерүенчә, “саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча эш кузгатылды. Билгеле булганча, гаиләсе белән Алабугадан ял итәргә килгән 19 яшьлек кыз вафат булды. Снегоходка банан тагып кызу хәрәкәт иткәндә, көртле урынга килеп керү сәбәпле, бананда артта утыручы кыз егылып, электр баганасына башы белән бәрелә һәм шунда ук үлә. Тәслия Хәсәншина бу очракта техник куркынычсызлык таләпләренең дә тиешле дәрҗәдә үтәлмәвен искәртә. Хәзерге вакытта җитди тикшерү эше бара.