Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кошки җирлегендә 2014 елда ике бала туган, тугыз кеше якты дөнья белән саубуллашкан

Кошки җирлеге өч авылны берләштерә. Татар Төгәлбәе, Рус Төгәлбәе, Кошки авылларында бүген 142 хуҗалыкта 348 кеше яши.
 
 
 
Шуларның 105 е пенсионерлар, 31 е мәктәп укучылары, 29 ы мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 110 ысы хезмәт яшендәгеләр. Эшкә сәләтлеләрнең төп өлеше  бюджет  системасында, шәхси эшмәкәрләрдә, район оешмаларында хезмәт куя. 17 кеше исә беркайда да эшләми, өйдә утыра.
–2014 елда бездә ике бала туды, тугыз кеше якты дөнья белән саубуллашты. Авылларыбызда халык картая бара,–диде үз чыгышында җирлек башлыгы Эльфира Нуртдинова.
 
Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 123 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 60 баш сыер, 580 баш сарык, 1218 кош-корт, 112 оя умарта тота. Ә менә 56 хуҗалыкта бөтенләй мал-туар асрамыйлар. Сөт сатудан җирле халык узган елда 2,1 миллион сум күләмендә акча эшләгән (2013 елда 1,7 миллион булган). Малик Сибагатуллин, Шамил Фәсахов, Екатерина Журавлева, Николай Исаев гаиләләре Кошки җирлегендә иң күп сөт сатучылар.
 
–Сөт җыю әйбәт оештырылган булса да, халык җитештергән ит хакында алай әйтеп булмый. Ит җыючылар еш килә безнең якларга, әмма бәяләре авыл кешесен бер дә  канәгатьләндерерлек түгел шул,–дип җиткерде халык зарын Эльфира Нуртдинова. Татар Төгәлбәендә Фәнил Гәрәевның гаилә фермасы әйбәт кенә эшләп килә. Бүген анда алты кеше үзенә хезмәт урыннарын тапкан. 25 савым сыерыннан тыш, әлеге гаилә үз хуҗалыкларында 102 баш мөгезле эре терлек, 140 баш сарык асрый. Үткән елда 863 мең сумлык сөт сатканнар.
 
Җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе дә яхшы якка үзгәрүе күзгә ташлана. Өч авыл урамнарына да яктырткычлар куелган. Татар Төгәлбәендә иске кибет бинасы  янгын сүндерү пункты итеп реконструкцияләнгән. Бирегә бер янгын сүндерү машинасы да кайтарылган. Халыкта 52 җиңел автомобиль, 6 йөк машинасы, 18 трактор исәптә.
 
Кошки урта гомум белем бирү мәктәбендә 31 бала белем ала (былтыр 35 укучы булган). Шуларның бишесе – Татар Төгәлбәеннән килеп йөрүче укучылар. Автобус булмау сәбәпле, әлеге балалар күрше авылга ат белән йөриләр.
 
Авылның проблемалары елдан-ел уңай якка хәл ителә, билгеле. Әмма авылларның картаюы борчулы мәсьәлә булып кала. Хезмәт урыннары булдыру буенча да эшлисе бар. Авыл җирлегендә 14 кешенең пай җирләре булмауга зарландылар.
Сорау. Үлгәннәрнең пай җирләре кем исеменә күчә?
 
Җавап (Эльфира Нуртдинова). Бакыйлыкка күчкәннәрнең туганнары 2 ел эчендә пай җирләрен үз исемнәренә  рәсмиләштерергә тиеш.
 
Сорау. "Хузангай" кооперативы үз җирләрен киңәйтеп, безнең Татар Төгәлбәендәге  болыннарны тимер койма белән әйләндереп алырга җыена, дигән сүзләр килеп  иреште. Ул  чакта мал-туар өчен көтүлекләр калырмы икән?
 
Җавап (район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов). Халык өчен көтүлек болыннары махсус калдырылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus