Нәрсә чыгар икән төенчектән,
Һәрбер көтү шуннан башлана.
Күчтәнәче һәрчак мулдан булды—
Әллә ашамаган инде ашларда?
Шундый сорау туа күңелләрдә,
Чөнки өмет кайткан өлештән.
Ана булып калган кунакта да,
Минем белән уртак бүлешкән.
...Әнә йөзләренә кояш кунган—
Әни кайтып килә кунактан.
Күчтәнәчем тотып аңа атлыйм,
Чабам, очам, дәшәм ерактан:
—Исән-имин яшәп ятасыңмы,
Ачуларың юкмы улыңа?
Яшәр өчен безгә күчмисеңме,
Кермәдеме шулар уеңа?
—Туган туфрак дисең, туган нигез,
Юк, юк, дисең, күпкә баралмыйм!?
Кулларыңда өлеш күчтәнәчең,
—Оныкларга!,—дигәч, боралмыйм?!
Ап-ак кардан икәү атлыйбыз без,
Ике кулда ике күчтәнәч.
Нишлисең соң бала булып тугач,
Бала булып калгач, үсмәгәч.
Вазыйх Фатыйхов.