Сак булыгыз: балык та авыру китереп чыгара
Татарстанда балык ашап агулану очраклары арткан. Белгечләр моның сәбәбен описторхоз авыруы булган, ягъни паразит суалчаннар белән зарарланган балык ашаудан күрә.
Агулануның беренче билгеләре – эч авырту һәм косу. Балыкны тиешенчә эшкәртеп бетермичә, яисә бөтенләй чи килеш ашамаска, кимендә 20 минут пешереп алырга киңәш ителә, дип хәбәр итә “Безнең гәҗит” басмасы.