Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Язмыш дисбеләрен санаганда, буталыплар китә хәтерләр

Яшәү монологы

 

Карап торам тормыш агышына ,

Хәрәкәттә олы- кечесе.

Яшим диеп учын кыскан бар да ,

Хәтта , дөньясына  үчлесе.

 

Тора алмый , ымын гына кага-

Авыру  тели нидер  хакларга.

Утырырга өлгермәгән сабый,

Талпына . күр,  инде атларга.

 

Берәү  баскан капка яңагына ,

Көтә күршесенең  чыкканын.

Ә тегесе көтә, алҗып беткән-

Көтә күршесенең ятканын.

 

Урамнарны иңләп бер кыз килә,

Тыкрыклардан ташый гашыйклык.

Кабалана сөю ,пешә- яна,

Йөрәк дәшә: - “ Берук ашыкмыйк”

 

Көнне төннәр или , төнне көннәр,

Иләкләрдән ага язмышлар.

Югалтулар белән сәгать  уза ,

Минут белән кайта табышлар.

 

Әҗер калган диеп күңел сыза,

Нәзер өчен намус баш вата.

Өмет йөри аркаларга сугып ,

Алдан бара мәнсез сафсата.

 

Нинди табышмакны чишәбез  без,

Баш җитмәслек һәрбер карышы.

Озата йөри адәм баларын,

Югалтуы белән  табышы.

 

Сикереп төшә гайбәт сукмакларга,

Угалана кемнәр алыр дип?

Кесәсеннән берәү бармак яный,

Дошманнары  күреп  калыр дип.

 

Төн пәрие башын суга тыккан,

Күренмәсен диеп дөньясы.

Заманасы шундый, кайчакларда

Үз- үзеңне килми  тыясы.

 

 Кемнең шәүләсе бу,гаҗиз генә-

Әҗәл икән йөри аптырап.

 Гасый баш өстендә гөрзи болгый,

Китеп бара әҗәл калтырап.

 

Әнә, ди ул , аргы очка төбәп,

Анда яши гаҗәп бер кеше.

Икенче көн кабер казыдылар-

Һәр вафага кыйммәт  үз эше!?

 

Хәмит Сәлимәсе бала тапкан-

Унынычысы, авыл шок хәлдә.

Күрсәгезче иде  селсәвитнең ,

Шатланганын шушы хәбәргә.

 

Икенче көн авыл халкы елый,

Елый  Хәмдия  әби киткәндә.

Герой ана ни уйлады икән,

Картлар йорты кабул иткәндә?!

 

Менә шулай тормыш, анаң ормыш,

Берчак коча, берчак төкерә.

Ташуларга сала йомычкадай,

Утлы ялкынында бөтерә.

 

Язмыш дисбеләрен санаганда,

Буталыплар китә хәтерләр

Тик буталмас язмыш тәкьбирләре,

Безгә язган тәмгы тәкьдирләр.

 

Монологның гайре бер өзеге,

Шушы урында калыр өзелеп.

Алда көтә безне яшәүләрнең-

Олы бер чираты өзлегеп,

Олы бер чираты тезелеп!

 

 

Вазыйх Фатыйхов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus