Добавить новость

Кемеровчане предложили сотрудникам мэрии пересесть на общественный транспорт

Акция «Чистые окна»

СК: трем фигурантам дела об отравлении людей салатом предъявили обвинения

Праздники 19 июня 2024 года заинтересуют своими традициями и историей

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Үзе китте , эзе калды авыл тарихында якты нур булып

                

...Ул көн иртәдән үк шомлы булды. Төштән соң күз ачкысыз буран чыкты. Дөньяның асты-өскә килә диярсең. Әйтерсең, табигать тә ниндидер бер югалту буласын сизгәндәй сыкрана, елый иде. Юкка гына булмаган икән. Күп еллар армый-талмый балаларга белем биргән, укучыларның, авыл халкының хөрмәтен яулаган Любовь Ивановна Павлова мәңгелек йортка күчте.

 Каты авыру аны арабыздан алып китте. Мәктәп коллективы, авыл халкы  аны юксына, күңелләрендәге хатирәләрне яңарта. Ә сөйләр хатирәләр искиткеч күп икән бит!

...1974 нче ел.Мәктәп директоры Шәйдуллин Гариф ага Шагиевич район мәгариф бүлегендә очрата аны.Ул вакытта укытучыларны кайсы мәктәпкә эшкә җибәрүне район хәл итә торган була. Любовь Ивановна Актаныш кызы Хисмәтуллина Рушания Заһитовна белән кайсы мәктәпкә билгеләгәннәрен көтә. Гариф ага бу ике сөйкемле кызны күрү белән үзеннән калдырмый, авылга алып та кайтып китә. Калдырмассың да шул! Алтынсу бөдрә чәче, күк йөзедәй зәңгәр күзе, сөйкемлелеге белән һәркемне көнләштерерлек була яшь кыз.  Квартир мәсьәләсен дә директор тиз арада хәл итә. Кызны Шәмселбанат исемле апага урнаштыралар. Яшь кыз жаны-тәне белән мәктәп эшенә чума. Шушы көннән башлап лаеклы ялга киткәнче математика фәне укыта. Дәрестән соң  түгәрәк эшен алып бара, төрле җыелыш, конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясый. Кызның ташып торган энергиясен, сәләтен күреп аңа сыйныф эшен дә йөклиләр. Ул вакытта Ямаш укучылары да безгә төшеп укыйлар иде. Сыйныфта 28 бала . 6 ел буе аларның сыйныф җитәкчеләре, шул ук вакытта икенче әниләре дә була ул. Бүгенге көндә авылыбыз китапханәсендә балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләүче, төрле кызыклы чаралары белән сөендереп, иҗади эшләүче Минеханова Нәзирә апа шул укучыларның берсе. Нәзирә апа әле дә укытучысы белән беренче тапкыр очрашуын бүгенгедәй хәтерли. “ Безгә дулкынланып торган алтынсу бөдрә чәчле , бик матур апа килеп керде. Өстендә биш чәчәк төшерелгән шәмәхә җилет, ак кофта, юбка һәм аякларында лакированный кара туфлиләр иде. Минем белән янәшә басып торган туганым: - Кара әле, нинди матур апа!- дип әйтеп куйды.Бу матур  апа үзе белән таныштырып: -Люба апаең булам- диде.”  Люба апага бала белән өйдә утырырга да ирек бирми аның укучылары. “Синнән башка булмый Люба апа”- дип  килеп алалар. Люба апа да күрәсең аларны бик яраткан, укучыларының үтенечен кире какмый , эшкә чыга. “Без аны мәктәпкә килгәнче үк сагына башлый идек. Ул яшәгән урамның икенче ягына чыгып, тәрәзәдән кайчан күренер икән дип карап йөри идек.” – дип күңел хатирәләрен барлауны дәвам итте Нәзирә апа. “ Кая гына алып бармады ул безне! Казан, Кокушкино, Алабуга, хәтта Чаллыны күрсәтергә алып барды. Ачык машина өстендә салам җәеп , шунда җырлашып бардык.”

    Әйе, Люба апа бар яктан да килгән, эштә дә , гаиләсендә дә үрнәк иде. Ишле гаиләгә килен булып төшеп, ике каенана, каената белән гомер итәргә туры килә аңа. Тормыш иптәшенең әбисе урын өстенә калгач та авырсынмый ул. Яшь бала кебек күтәреп мунчага алып барып юындыра, тәрбияли. Аларга кайчан гына керсәң дә искиткеч пөхтәлек, чисталык , тәртип була торган иде. Ничек барысына да өлгерде икән ул! Укытучы кешене бетмәс-төкәнмәс кәгазь эше баскан. Ул эш өйгә дә ияреп кайта. Ярты төнгә кадәр уты сүнми торган иде Люба апаның. “Бик таләпчән, тырыш, чиста-пөхтә, төпле белеме белән аерылып торды. Хәтта укытучыларга да таләпчән иде. Һәр җыелышта нинди дә булса үз тәкъдимен кертә иде,” -дип искә ала, мәктәбебездә күп еллар уку-укыту бүлеге мөдире булган Гөлзаһирә апа Гариповна. Үз эшен чын күңелдән яратып башкарган актив укытучы булган ул. Методик   киңәшмәнең җитәкчесе, районда олимпиада, чыгарылыш сыйныф укучыларының эшләрен тикшерүдә комиссия члены, озак еллар профсоюз рәисе булып эшли. Районда алдынгы укытучыларның берсе була. Ул укытып чыгарган укучыларның күбесе аның юлын сайлаганнар. Барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Мөгаен, алар үз укытучыларына бик тә рәхмәтледер. Юкка гына соңгы юлга озатырга бердәм булып шулай  килерләр иде микән? Каян гына кайтмаганнар иде алар яраткан укытучыларын озатырга! Урам халык белән тулы иде. Люба апа китте, ләкин аның турында якты истәлекләр, матур кичерешләр калды. Ул безнең хөрмәт иткән коллегабыз, остазыбыз, авыр чакта сердәшебез дә иде. Аның юлыннан киткән кызы Лилия Маратовна да коллективның хөрмәтен яулаган, укучыларның  яраткан  укытучысы. Люба апа кебек кешеләр күңелендә матур хатирәләр генә калдырырлык итеп яшәсәк иде! 

 

Фәйрүзә Бәйдамшина,

Юлсубино авылы.   

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Вильфанд: температура на 1-2 градуса ниже нормы ожидается в Москве

Московские врачи восстановили 10-летнему кемеровчанину лицо после тяжёлого ДТП

"Сибирские врата ада" в Якутии расширяются быстрее, чем предполагали ученые

Акция «Чистые окна»

Музыкальные новости

Группа Metallica даст виртуальный концерт в Fortnite 22 июня

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебные башмачки Элли» - эта постановка создана по мотивам знаменитой сказки Александра Волкова «Волшебник Изумрудного города»

В аэропорту Пулково задержали шесть рейсов и отменили еще один

Более 500 спортсменов поучаствовали в фестивале «Спорт для всех» в Мытищах

Новости России

Кемеровчане предложили сотрудникам мэрии пересесть на общественный транспорт

Казань вошла в топ-3 городов России по дороговизне комнат

"Сибирские врата ада" в Якутии расширяются быстрее, чем предполагали ученые

Снова в 90-е? СК раскрыл покушение на директора московского рынка

Экология в России и мире

Жена туриста, убитого электрическим током во время купания в джакузи на курорте, подала в суд прямо с больничной койки

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села

Три спектакля о любви, которые можно посмотреть этим летом

Gucci, коллекция menswear весна-лето 2025

Спорт в России и мире

Лучший теннисист Казахстана узнал позицию в обновленном рейтинге ATP

Людмила Самсонова не отдала голландскую траву // Она продолжила серию российских побед на теннисном турнире в Хертогенбосе

Самсонова поддержала Андрееску после победы над ней в финале турнира в Хертогенбосхе

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024

Moscow.media

Башенный комплекс "Ний" (Ингушетия)

Зелёная щурка.

Страхование грузов: 7 правил безопасной перевозки

Как Россия уступила Азербайджану значительные территории Дагестана и два села











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Канада ввела санкции в отношении высокопоставленных следователей из ЯНАО

Вильфанд: температура на 1-2 градуса ниже нормы ожидается в Москве

Кемеровчане предложили сотрудникам мэрии пересесть на общественный транспорт

Акция «Чистые окна»