Җилсез көн бу. Сулышыңмы
Яфраклар лепердәшә.
Тоясыңмы читтән генә,
Безнең җаннар серләшә.
Болытлар юк, күге аяз,
Чат юештә җан-фалым–
Яшьләнгән чагы хисләрнең,
Мин сиңа киләм тагын.
Серлелек бар. Араларда
Бер сихри язмыш ята.
Югалтасым килми сине,
Китмәсен ялгыш хата.
Вазыйх Фатыйхов