Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышанган йөзү ярышлары узды
“Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган йөзү ярышлары булып узды.
Дусларча очрашуда Балык бистәсе гимназиясе һәм икенче мәктәпнең 5–11 сыйныф укучылары көч сынаштылар. Киеренке ярышта икенче мәктәп җыелма командасы җиңеп чыкты.