Шәмдәлдә ут сүнде соң гына
Төн килде, караңгылык иңде,
Шәм кабызып киләм яныңа.
Шәүләм бара узып карашымны,
Күзәтәсең нигә тын гына?!
Кулларыңны сузып сарылдың да,
Эх,юандык парлы шәүләдә.
Йөрәк тибешләре серлелектән,
Тынып калды, калды бер мәлгә.
Бер мизгел, сине дә, мине дә,
Хисләрдә сихерләп юатты.
Мәхәббәт серлелек ярата,
Түземлек чикләрен югалтты.
Пәрдәгә пар шәүлә сузылган,
Иреннәр кавышты тын гына.
Бу төнне бишектә тибрәтеп,
Шәмдәлдә ут сүнде соң гына.
Кулларыңны сузып сарылдың да,
Эх, юандык парлы шәүләдә.
Йөрәк тибешләре серлелектән,
Тынып калды, калды бер мәлгә.
Вазыйх Фатыйхов