Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәйдә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында “Җиңү салюты” фестивале дәвам итә. Кичә “Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” ҖЧШ заводы, балалар иҗат йорты, 6нчы мәктәп, “Салават күпере” һәм “Энҗе” балалар бакчалары коллективлары тарафыннан әзерләнгән чыгышта 1941 ел тасвирланды. Шанлы сугышның әлеге чорын чагылдырган тамаша ныклы әзерлек, тирән эчтәлеге белән бер сулышта узды. Алдагы чыгыш “Тимер-металл корылмалар” заводы АҖ һәм татар гимназиясе, “Күкчәчәк” балалар бакчасы коллективлары күрсәтәчәк.