Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә никахлашу яше «үсә»

Шушы көннәрдә матбугат чаралары республикада 76 яшьлек әби белән 67 яшьлек бабайның өйләнешүеннән сенсация ясады.

Баксаң, бу әбинең үз гомерендә беренче никахы гына икән. Әлмәттә тәүге тапкыр булмаса да, өлкәнәеп гаилә коручылар "сенсация геройларын" да уздыра: үткән ел бездә 83 яшьлек кияү һәм 78 яшьлек кәләш яңа тормыш башлап җибәргән.

2014 тә өйләнешүчеләр саны алдагы елга караганда азрак булган. Моны ЗАГС вәкилләре яшьләрнең "камыт кияргә" ашыкмаулары белән аңлата, яшь елдан-ел "үсә", җәмәгать. Бигрәк тә кызлар кияүгә чыгуны кичектереп тору яклы: 10 ел элек 62 процент кыз 18-25 яшьтә законлы никахка кергән булса, бүген алар 40 процентка гына калган. 25-34 яшьлек кәләшләрнең исәбе исә 1,5 тапкырга арткан. ЗАГС идарәсе начальнигы Гүзәл Әмирова чагыштыру өчен 2005 елгы саннарны да китерә: ул чорда соңгылары 27 процент тәшкил иткән, ә узган ел 25-34 яшьтә 43 процент кыз кияүгә чыккан. Егетләр дә өйләнешү өчен шушы яшьне сайлый икән. Яшьләрнең соңлап никахлашу күренешен белгечләр төптән уйлау, гаилә кору өчен тормыш тәҗрибәсе туплау, "аякта ныклы басып тору"га бәйләргә тырыша - аңлы рәвештә ясалган җитди адым гомерлек булырга тиеш. Читләтеп кенә аерылышу темасына кагылганбыз икән, бу күрсәткечнең безнең районда түбәнәюен билгеләргә кирәк. Шулай да күпчелек 25-35 яшьлекләрнең никах таркатулары (гаилә стажлары 1-5 елны гына үз эченә ала) алда әйтеп узган "аңлы рәвештә" дигән гыйбарәгә каршы чыга. 2014 тә шундый 313 яшь гаилә аерылышкан.

Өйләнешергә ашыкмасалар да, яшьли әти, әни булудан курыкмаучылар бар. Бүген Әлмәттәге иң яшь әни 16 да, әти 18 дә исәпләнә. Иң өлкәннәргә 42 һәм 56 яшь. Балаларның исә бездәге халык санын арттыруга керткән өлеше зур. Соңгы 20 ел эчендә 2014 ел туучыларның иң күп булуы белән билгеләнгән. Ул гына да түгел, "статистика буенча 9 егеткә 10 кыз туры килә" дигән танылган җыр сүзләрен малайлар сызып ташларга уйлый ахры, соңгы дүрт елда Әлмәттә алар кызларга караганда күбрәк дөньяга килә. Икенче һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы гаиләләр дә арта. Моны максатчан дәүләт программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуы белән дә бәйләргә кирәктер, мөгаен. Узган ел туган 3175 баланың 1270 е гаиләдә беренче булса, 1373 е -  икенче, 405 е - өченче, 120 се - дүртенче һәм аннан соңгы нәниләр. Әти-әнигә берьюлы икеләтә бәхет китерү очраклары да юк түгел - 2014 елда 30 игезәк сабый дөньяга килгән. Ә халыкның табигый үсеше безнең төбәктә узган ел 734 не тәшкил иткән.

Күңелсез саннарга да бер караш - ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк бакыйлыкка күчә икән. Үткән ел фани дөньядан киткән 2441 кешенең 54 проценты көчле затларга туры килә. Тагын да борчуга салганы, ир-атлар яшьли үлә, 2014 тә 64 процент ир-атның 40-59 яшьтә гомерләре өзелгән. Хатын-кызлар арасында әлеге күрсәткеч 14 процент тәшкил итә. Бу урында фәлсәфә артыктыр да, әмма язмамны бер-беребезнең кадерен белеп, шөкер итеп, рәхмәтле булып яшик, дип тәмамлыйсым килә.

× × ×

Районда теркәлгән һәр бишенче гаилә - милләтара. Әлеге күрсәткеч соңгы ун елда күзәтелеп килә. Узган ел шундый 377 пар законлы никах корган.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Сөмбел Нурмөхәммәтова инфографикасы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus