Зәйдә сыер савучыларны кызыксындыралар
Агымдагы елдан Зәй агрофирмалары сөтчелек комплекслары һәм фермаларында тәүлеклек савымны ярыйсы гына арттырган сыер савучыларга акчалата бүләк тапшыру каралды. 1 - 15 гыйнварга нәтиҗә ясалды һәм 84 сыер савучы 50 сумнан алып 3800 сумга кадәр (барлыгы 80 мең сум) акчалата бүләк алачак. Кыскасы, һәркем хезмәтенә карап бүләкләнә.