“Ялта-Зәй”дә янә зур ярыш
Бүген “Ялта-Зәй” чаңгы базасында Идел буе федераль округы укучыларының кышкы спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары башланды. Анда 15 төбәктән яшь чаңгычылар җыелды. Малай-кызлар өч көн дәвамында классик, ирекле, эстафета ярышларында үзләрен сынаячаклар. Ярышларда Татарстан тулы команда белән катнаша.