Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскида республикакүләм “Ризаэддин Фәхреддин укулары “ үтте

11 нче гимназиядә бүген республикакүләм “Ризаэддин Фәхреддин укулары “ үтте.


 - Р.Фәхреддин укуларының бу юлы Лениногорскида - үтүе табигый күренеш. Ул – сезнең якташыгыз, ул сезгә якын. Беренчедән, якташыгызны зурлау булса, икенчедән, тарихны  барлау, телебезне, иманыбызны зурлау, - диде “укуларда” катнашырга, дип Казаннан килгән әдәбият галиме, педагог Хатыйп Миңнегулов. Республиканың Мәгариф һәм министрлыгы тарафыннан “Р.Фәхретдин укулары” быел уникенче тапкыр үткәрелә икән инде. Хатыйп абый әйтмешли, быелгысының Лениногорскида үтүе очраклы гына түгел. Түбән Чыршылы авылында музее, стелласы бар, район һәм шәһәр мәктәпләрендә татар теле  укытучылары галим мирасын  бик теләп кулланалар. Ул көнне дә 11 нче гимназия, 2 нче, 7 нче, 4 нче мәктәп, Керкәле, Тимәш, Иске Иштирәк укытучылары республиканың төрле шәһәрләреннән килгән  хезмәттәшләренә мастер-класс, тәрбия сәгатьләре күрсәтте, тәҗрибә белән уртаклашты.
Республика Фән һәм мәгариф министрлыгының  милли бүлек идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова әйтүенчә, Татарстанның төрле  районнарыннан 300 дән артыграк укытучы галим мирасын укыту-тәрбия эшендә куллану буенча хезмәтен җибәргән. Димәк, шулхәтле укучы Р.Фәхреддин хезмәтләре белән якыннан танышу белән бергә, аны укыту-тәрбия эшендә куллана дигән сүз, дип ассызыклады ул. Казаннан шулай ук республика Министрлар Кабинетының бүлек консультанты , язучы, драматург Галимҗан Гыйльманов, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев килгән иде. Чыгышларны барысы да игътибар белән тыңлады, фойеда укучыларның кул эшләреннән әзерләнгән күргәзмәне карады. Гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт та Р. Фәхреддин сүзләрен кулланып, зәвыкъ белән оештырылган иде.

Алсу Миңнебаева

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus