Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй кибетләрендә азык-төлек бәясен контрольдә тоту буенча тикшерүләр бара

Соңгы вакытта халыкны кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр арту  борчый. Бу илдәге  вәзгыять кризис вакытында үз мәнфәгатьләрен кайгыртып калырга омтылучылар белән дә бәйле. Президент алып сату белән шөгыльләнүчеләрнең “аппетитын”  кысу уңаеннан җитди тикшерүләр оештыру турында фәрман бирде. Шулай да “ычкынган” бәяләрне урынга утырту өчен бераз вакыт кирәк булыр, мөгаен. Зәй шәһәр прокуратурасы агымдагы елның беренче аенда Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә эчке азык-төлек базарында бәяләр үзгәреше буенча тикшерүләр үткәрүгә кереште.  эре сәүдә челтәрләренә  караган шәһәр  кибетләренә, төрле сәүдә нокталарына инде күзәтүләр ясалды. Тикшерүләрдән күренгәнчә, районда азык-төлеккә бәяләрнең чиктән тыш арту очраклары ачыкланган. Бигрәк тә йомырка, карабодай, дөге, төрле ярмалар, тоз, шикәргә  бәяләр артып киткән. Закон нигезендә бәяләр мониторингы буенча,  сәүдә ноктасына алынган күпләп сату алу бәясеннән, сатуга куелган бәя  20 проценттан артмаска тиеш (сатып алу  бәясеннән 20 процентка кадәр арттыру рөхсәт ителә), ди прокурор ярдәмчесе Анар Вәлиев. Әлеге таләпләрнең “Тандер”, “Апрель”, “Никлипс”, “Пятерочка+”, “Камилла” сәүдә челтәрләрендә бозылуы ачыкланды. Аларның җаваплы затларына  кисәтүләр ясалган. Мондый хәлләр кабат  күзәтелгәндә административ җаваплылыкка тарту ихтималы бар. Бу Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.32 һәм 14.15 маддәләренә нигезләнә. Җаваплы затка  штраф күләме 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр карала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus