Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

27 гыйнвар тарих битләрендә Ленинград блокадасы өзелү көне буларак билгеләп үтелә

Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова әнә шул вәхшәтле еллар баласы. Шушы көннәрдә аның янына халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, “Акчарлак” балалар йортында тәрбияләнүчеләр, Олы Елга мәктәбе укучылары килде.

Ленинград блакодасыннан котылып, әнисенең туган ягы Олы Елга кайтканда Минниса әбигә нибары дүрт кенә яшь була. Әтисе вафат булыр алдыннан “Туган илгә кайтырга тырыш” дип васиятене әйтеп калдыра. “Ул еллардагы авырлыкны үзе күргән кеше генә аңлый. Әнием үзе ач булса да, соңгы телем ипиендә миңа ашата иде. Исән калуым белән, якты җир йөзендә яши алуым белән әниемә рәхмәтлемен”,-дип  сөйли ул балачак хатирәләрен искә төшереп.

- Минем яратып кия торган күлмәгем бар иде. Кадергә дә, эшкә дә шул бер күлмәк. Күрше апабызның да күлмәге нәкъ шундый иде. Көннәрдән бер көнне ул миңа: “Бу күлмәгеңне сал инде!” диде. Кайтып, гарьлегемнән бакчадагы багананы кочып еладым. Шул көнне үк әнием миңа үзенең сатып алган ике метр сатин материалыннан итәк текте, шуны рәхәтләнеп кидем,- дип, бик кадерле яшьлек елларын безгә сөйләде. Әйтерсең лә, күңеле белән шул елларны урап алды ул.

Бу елларны үз күзләре белән күрмәгән, үз иңнәрендә татымаган кешегә бу сүзләрнең кадерен аңлау кыенрак булыр, мөгаен. Яшь буын вәкилләре шушындый авырлыклар кичергән әби-бабайларга карата миһербанлы булсын иде. Бер җылы сүз, бер назлы караш җитә аларга.

Кызганычка каршы, ул дәхшәтле елларны кичергән олы буын вәкилләребез сирәгәя бара."Бүгенге көн илләребез тыныч, күкләребез аяз, ә олы буын вәкилләребезнең гомерләре озын булсын иде", - дигән теләктә каласы килә.

Лилия Каримуллина,

халыкны социаль яклау бүлеге психологы.

 

 

 

Фото redrs@ mail.ruдан алынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus