ВИЧ-инфекция Әлмәттә яшәвен дәвам итә
Узган атнада безнең төбәктә әлеге замана афәтенең ике очрагы теркәлгән.
Республика буенча алганда, иң күп очрак Казанда – 9. Әмма анда халыкның күп яшәгәнлеген дә истән чыгарырга кирәкми. Чаллыда бу юлы 5, Зәй, Яшел Үзәндә икешәр очрак ачыкланган. Исемлектә Алабуга, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Спасс, Теләче районнары да бар.