Балык бистәсе районы Яңа Сала авлында студенлар белән очрашу булды
Яңа Сала авылында студентлар белән очрашу матур гадәткә кергән.
Быел да кышкы каникул көнендә авыл клубында истәлекле очрашу булып узды. Республиканың төрле уку йортларында белем алучы студентлар әлеге очрашуга бик теләп кайталар. Алар мәктәп укучыларына үзләренең киңәшләрен бирәләр, югары белем алуның бүгенге көндә гаять дәрәҗәдә кирәк булуын төшендерәләр. Бу көн, укытучыларны күрү, башка сабакташлар белән күрешү мөмкинлеген дә бирә. Шуңа да студентлар бу көнне көтеп алалар.
Фото: http://umc.astr.muzkult.ru/news_article/75267/