Татарстанда давыл,Лениногорскида да көчле җил
Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Буран" планы кертелү турында хәбәр итә.
Һава торышы кискен үзгәрде — көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Шул сәбәпле Мәскәү-Уфа, Казан-Оренбург трассасында йөк машинасы һәм автобуслар хәрәкәте туктатылды.
Төш вакытына "Сетевая компания" җәмгыяте 69 торак пунктта электр белән тәэмин итүнең өзелүе турында хәбәр итте. Ут 5 муниципаль берәмлектә — Казан шәһәрендә, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында өзелгән. Утсызлык 25134 кешегә кагыла. Шулай ук 34 социаль бинада да ут юк. Урыннарда махсус бригада хезмәт куя.