Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Премьер - министр Илдар Халиков Лениногорскида булып китте

 Бүген Лениногорскида шәһәрнең 60 һәм  һәм "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек комиссиясенең утырышы үтте.


Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 1 сентябрендә әлеге юбилейларны бәйрәм итү турындагы указга кул куйган иде, аны оештыру комитетын да раслады. Премьер - министр Илдар Халиков җитәкчелегендә әлеге комиссия членнары юбилейга әзерлек эшләренең барышы белән танышты. Баштан төрле объектлардагы эш барышын карадылар.

Беренче булып, юбилей уңаеннан капиталь ремонтланучы балалар хастаханәсендә булдылар. 1978 елда төзелеп кулланылышка кертелгән әлеге хастаханә капиталь ремонтны бөтенләй күрмәгән. Республика Президенты шәһәр һәм район активы белән очрашканда, аңа ремонтлау буенча халыкның һәм табибларның гозерен җиткергәннәр иде. Президент кушуы буенча аның бер блогында капиталь ремонт бара. Район башлыгы тулысы белән эшләп чыгу өчен республикадан бүлеп бирелгән средстволарның җитмәвен әйтте.

Шуннан соң "Яшьлек" стадионында булдылар, юбилей тантанасы үтәсе урын буларак, монда да зур эшләр планлаштырыла, тик әлегә эш башланмаган. Шулай ук капиталь ремонт баручы Мәдәният сараенда һәм төзелеп килүче 2 нче мәктәпне карадылар. Болар барысы да август азагында планлаштырылучы юбилейга тапшырылырга тиешләр.

Юбилейга әзерлек моның белән генә бетми, әлбәттә. Геройлар аллеясын төзекләндерү, күл тирәләрен , урам, кайбер йортларның фасадын яңарту, төрле конкурс, бәйге, очрашулар үткәрү һәм башка моментларны район башлыгы мэриянең утырышлар залында чыгыш ясаганда әйтеп узды.

Премьер - министр Илдар Халиков:
- Шәһәр һәм "Лениногорскнефть"нең юбилее бер-берсеннән аерылгысыз. Лениногорск -  нефть төбәгенең йөрәге ул, әлеге ике бәйрәм дә лаеклы билгеләп үтелергә тиеш. Лениногорскиның бердәм халык булуын яхшы беләм. Юбилей чараларында да, "Татнефть" кенә түгел, һәр оешма, предприятиенең актив катнашуына ышанам, - диде. - Аннан юбилейга объектлар тапшыру - мөһим, әлбәттә,шулай ук  мәктәп, уку йортларында аңлату эшләре алып барылып, Лениногорскилыларның шәһәрләре белән горурланып яшәүләрен телим, - диде.

Алсу Миңнебаева
Фото мэриянең матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus