Барлык фатирларда да урлау схемасы бер төрле булгач, тикшерүчеләр аларны бер банда эшләгәндер дип бара. Кырыкалдарлар иң элек ишекләрнең йозакларын ваткан, аннан фатирга үтеп аннан кыйммәтле зәркән эшләнмәләрне һәм туннарны урлап качкан. Китерелгән зыян 500 меңнән алып 700 меңгә чаклы дип бәяләнә.