Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллыдагы һәлакәттә үлгән хатын-кызның 2 баласы калган, үзе өченчесенә авырлы булган

Кичә Чаллыда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 32 яшьлек хатын-кызның гомере өзелә. Ул югары тизлектә “КИА Сид” машинасы белән юл читендә туктап торган “КамАЗ” машинасына килеп бәрелә.

Һәлакәт Чаллының Ризовский боҗрасыннан ерак түгел урында — олы юлда, иртәнге сәгать 9лар тирәсендә була. Шәһәр ягыннан килүче "КИА Сид" автомобиле тизлекне арттыра төшә һәм юлның сул ягында туктап торган "КамАЗ" машинасының артына килеп бәрелә. Җиңел машинаның югары тизлектә баруын, спидометрның "90" күрсәткечендә туктап калган телләре һәм тимер өемен хәтерләткән җимерек машина да ачык дәлилли.

 

"КамАЗ" йөртүчесе, 22 яшьлек ир-ат әйтүенчә, әлеге һәлакәткә кадәр аның юлын "ундүртенче" модель "Лада" машинасы кисеп үткән. Аңа бәрелмәс өчен ул "КамАЗ"ын читкәрәк борган. Шул сәбәпле йөк машинасы күпергә бәрелеп,техник яктан төзексезләнү аркасында туктап торырга мәҗбүр булган.

 

Юл йөрү кагыйдәсенә туры китереп, "КамАЗ" йөртүчесе авария билгесе дә урнаштырган, махсус утларын да кабызган. Кызганыч, җиңел машина белән идарә итүче хатын-кыз гына туктап торган "КамАЗ"ны күреп өлгермәгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул һәлакәт урынында җан биргән.

 

Әлеге хатын-кызның ике кызы ятим калган. Ә үзе өченчесенә авырлы булган.

 

Сүз уңаеннан, Чаллыда узган тәүлектә 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus