Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гимназиядә Ризаэддин Фәхреддин айлыгы бара

Ел да гыйнвар аенда татар гимназиясендә Ризаэддин Фәхреддинне зурлап искә алалар. Чөнки данлыклы язучы, татар мәгърифәтчесе, дин әһеленең туган көне нәкъ менә ел башына туры килә.
Быел исә аның тууына 156 ел булды. Шул хөрмәттән гимназиядә 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында кызыклы викторина оештырдылар. 7 командага бүленеп, укучылар әлеге шәхеснең тормыш юлына кагылышлы сорауларга җавап эзләде. Татар җанлыклы укучыларның галимне белүләре бәхәссез, әлбәттә, әмма викторинада алар тагын бер кат үзләренең белемнәрен тикшерде. Кичүчаттагы Ризаэддин Фәхреддин музее җитәкчесе Диләрә Гыймранова да балаларга кызыклы сорауларын әзерләп килгән иде.
Быел Татарстанда Татар дин галимнәре елы да игълан ителде. Шуңа да мәгърифәтченең эшчәнлеген тагын да тирәннән өйрәнеп, аның иҗатын тулыландыру күз уңында тотыла. Хәер, аның мирасын өйрәнүгә моңарчы да зур әһәмият бирелде. Мәгърифәтче исемен горур йөрткән гимназиядә тәрбия, әхлак темасына әти-әниләр белән җыелышлар оештырылган. Укучылар Кичүчат музеена сәяхәт кылган. Дин һәм җәмәгать эшлеклесенең мирасын ныклап өйрәнү нисбәтеннән сыйныфтан тыш чаралар да даими уздырылып тора. 
"Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтендөнья халкы да үзгәртә алмас", дип язган Ризаэддин Фәхреддин үзенең "Тәрбияле бала" китабында. Кече яшьтән Ватанга, туган телгә хөрмәт уяту максатыннан шәһәр балалар бакчаларында тәрбия-ләнүчеләрне гимназиядәге музейга экскурсиягә алып килүне оештырып җибәргәннәр. Аның җитәкчесе, тарих укытучысы Наилә Камалетдинова сүзләренә караганда, әлеге чара балаларга үткәнне белеп, аңлап үсәргә ярдәм итәчәк. 
 
 
Филүзә Хәмидуллина 
Автор фотолары 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus