Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

1 нче мәктәп укучылары Клара Булатова белән очрашты

Әдәбият елы дигәч, күз алдына беренче нәүбәттә китап киштәләре килеп баса. Иң элек язучылар, китапханәләр Әдәбият елын формалаштыра кебек. Шуңа да быел китапханәләр дә күз уңында булыр дип көтелә.
Анда чаралар инде киң колач белән уздырыла да башлады. Шуларның берсе - Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдәге әдәби кичә. Аны Клара Булатова иҗатына багышладылар.  1 нче мәктәп укучылары шагыйрәнең  шигырьләрен укыды, аның иҗаты белән тирәнрәк таныша алды. 
- Клара Булатова турында нинди дә булса яңалык әйтүе кыен, - диде кичәгә килгән Әлмәт язучысы Әхәт Хәбибуллин. Ул хаклы да. Клара Булатованы төбәктә, республикада белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Аның өчен исә үз укучылары булу - зур бәхет. Дүртъюллыгында әнә ничек яза:
«Тәхетлеләр тәхетендә бәхетледер, 
Әмма алар вакытлыча тәхетледер.
Кеше җанын, рухын шаккатырган
Җыр тудырган мәңгелеккә бәхетледер!»
Клара апаны әдәби кичәләр башлыгы дип тә атап була. Элек ул аларны үзе дә югары дәрәҗәдә оештыра торган булган. Әле хәзер дә аның өчен укучылар, балалар, Әлмәт халкы белән очрашулар әһәмиятле. Үзе әйткәндәй, язучыга иң элек аны укулары, белүләре кирәк. Хәтта бер генә укучысы булса да, ул барыбер иҗат итәчәк. 
Әдәби кичә үзенә күрә бер тамашага да әверелде. Шагыйрә сүзләренә иҗат ителгән җырларны Валентина Исламова, Рамил Илалетдинов башкарды. 
Әдәбият елы әле башланды гына. Алда безне кызыклы очрашулар, әдәби әсәрләр, яңа исемнәр, әдәби премияләр көтә. 
 
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus