Көннәрнең салкынайтып җибәрүе кешеләр сәламәтлегенә тәэсир итә. Зәй районы санитар табиблары мәгълүматы буенча, гыйнвар башында кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) диагнозы куелучылар 24 кеше генә теркәлгән булса, хәзер соңгы атнада исә алар 118гә җиткән. Күпчелек авыручылар балалар-яшүсмерләр арасында теркәлә. ОРВИ белән авыручы 18 яшькәчә булганнар саны районда - 96. Әлегә грипп диагнозы куелучылар юк, табиблар халыктан профилактик чараларга үтә игътибарлы булуны сорый, С витаминлы ризыкларны күпләп куллану киңәш ителә. Гаиләдә авырып китүче булганда, аны аерым бүлмәгә күчереп дәвалау мөһимлеге искәртелә.