Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сак булыгыз! Сөрем газы белән агулана күрмәгез

Ел башыннан республикабызда 15 кеше, шул исәптән 7 бала сөрем газы белән агуландылар. Күпчелек очракта, мондый фаҗигаләргә төзек булмаган мичләр, газ казаннары, тыгылган төтен суыргычлар сәбәп була.

–Бәхеткә каршы, безнең районда быел сөрем газы белән агулану очраклары теркәлмәде,– ди ВДПОның  Балык битсәсе участогы мастеры Рамил Әдһәмов.– Әмма төтен суыргычлар тыгылу очраклары бик күп. Кайбер көннәрдә икешәр–өчәр мәртәбә чакыралар. Төнге уникеләрдә дә барып, төтен каналларын чистартырга туры килде. Күпләр газ казаны сүнеп аптыраткач, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Төтенлекләр нигә тыгыла соң? Беренчедән, артык сакчыл хуҗалар экономяләү максатыннандыр инде, газ казаннарының ялкынын бик кечерәйтеп куялар. Нәтиҗәдә, морҗа эчтән җеби, штукатуркасы, балчыгы, кирпеч кыйпылчыклары коелып төтен юлын томалый. Бу очракта газ казаны сүнә, я булмаса яну продуктлары йорт эченә тарала. Кайберәүләр җылылык саклау максатыннан, җилләтү каналларын кәгазь, чүпрәк белән каплап куялар. Ә бер “остасы” төзелеш күбеге сиптереп томалаган хәтта.  Болай эшләү катгый тыела. Аннары йортта яшәүчеләр, бигрәк тә кухня тирәсендә чуалучы хуҗабикәләр баш авыртудан зарланалар. Ярый ла баш авыртып кына калса. Сөрем газы бик “мәкерле”, аның исе юк. Шуңа да кеше аңын югалтып егылганчы аны сизмәскә дә мөмкин.

Киңәшем шул:

төтен суыргыч, вентиляция каналларын, морҗаларны, газ приборларын төзек хәлдә тотыгыз. Йортыгызда табигый газ, сөрем газы чыкса яки шундый шик туса, кичекмәстән, газ, ВДПО службаларына хәбәр итегез.

Илгиз Җамалиев язып алды. 

Фото: http://www.groupon.co.uk/vouchers/swansea/services

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus